Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешәннең сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды

Быел балалар сәнгать мәктәбен 38 бала тәмамлады.

Монда узган чыгарылыш кичәсендә   аларга бу уку йортында белем алулары турында тантаналы шартларда таныклыклар тапшырдылар. Бәйрәмдә авыллардагы филиалларда шөгыльләнгән балалар да катнашты. Әйтик, хореография бүлеген 12 укучы тәмамлаган, араларында Ульяновка филиалында шөгыльләнгәннәре дә бар. Сәнгать бүлегендә белем алган 12 бала да мәктәп белән хушлашты, Кармыш филиалының актерлык осталыгы бүлекчәсен 6 бала тәмамлаган. Шулай ук фортепиано, синтезатор, халык уен кораллары (баян, гитара), вокал бүлекләрендә остаручылар да таныклыкларга ия.
Сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе гадәттәгечә концерт номерлары белән үрелеп барды. Укучылар мәктәп сәхнәсендә кабат  үз осталыкларын күрсәттеләр. 
Сүз уңаеннан, Чирмешәндәге балалар сәнгать мәктәбендә узган уку елында дүрт йөздән артык бала шөгыльләнгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев