Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешәндә мәктәп укучыларының районкүләм чыгарылыш кичәсе үтте

Традиция буенча, инде икенче ел рәттән, төп чара башланганчы, район җитәкчесе Рамил Айбатов “Укудагы уңышлары өчен” медале ияләре һәм бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты.

Егетләр һәм кызлар район башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Әйтик, районда кайсы тармакларда белгечләр җитми, монда кайтып төпләнгән яшьләргә нинди ярдәм күрсәтелә, җитәкче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш һәм башкалар.

Рамил Тәлгать улы бер генә сорауны да җавапсыз калдырмады. Әле кичә генә мәктәп укучылары, ә бүген инде студент булырга әзерләнгән яшьләргә котлауларын ирештерде.

-Сезгә киләчәктә дә уңышлар телим. Үзегез теләгән һөнәрләрне үзләштергәннән соң, үзебезнең районга кайтып, шунда төпләнеп, туган районыбыз үсешенә өлеш кертерсез дип өметләнәм, - диде ул.

Очрашудан соң район мәдәният йортында чыгарылыш кичәсе башланды.

Быел район мәктәпләрендә 11 сыйныфны 60 укучы тәмамлаган. Шуларның 20се бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырган. 9 егет һәм кыз – “Укудагы уңышлары өчен” медале иясе: 6сы – I дәрәҗә, ике “4”ле билгесе булган өч укучы – II дәрәҗә. Ни кызганыч, быел Иске һәм Яңа Элмәле, Иске Үтәмеш мәктәпләрендә бер генә чыгарылыш сыйныф укучысы да юк. Ивашкино, Ульяновка, Күтәмә мәктәпләрен икешәр укучы тәмамлаган. Иң зур чыгарылыш Чирмешән лицеенда – 22 укучы.

Чирмешән лицеен медальгә тәмамлаган Талия Заһретдинова бүген укытучыларына, әти-әнисенә рәхмәтле. Аларның терәк булулары Талиягә уңышларга ирешергә көч биргән. Сынаулар алдынна үзенә дә нык тырышырга туры килгән.

-Иң беренче чиратта үҗәтлек, сабырлык мөһим. Шул ук вакытта, сәламәтлегеңне дә онытмаска кирәк, артык тырышып, бер дә ялсыз уку да тискәре нәтиҗә бирергә мөмкин, - ди уку алдынгысы.

Данияр Моксинов та Чирмешән лицеен тәмамлый. Ул шулай ук бүген югары балларга имтиханнарын тапшыручы буларак бүләкләнүчеләр рәтендә.

-Безнең гаиләдә әти ягыннан да, әни ягыннан да укытучылар күп, яхшы уку да минем нәселдән килә. Шуңа югары балларга ирешү миңа бик кыен булмады, - ди Данияр.

Район буенча иң югары баллны (98) Лашман мәктәбеннән Булат Зөфәров җыйган. Ул да медаль белән бүләкләнде.

-Көчеңне дөрес бүләргә кирәк. Мин җәйдән үк имтиханнарга әзерләнә башладым. Уку елы дәвамында гына өлгереп булмый. Йокысыз төннәр дә шактый булды, - ди Булат.

Бүген, мөгаен, беркем дә бүләксез калмагандыр, һәрберсен сәхнәгә чакырып алкышладылар. Бәйрәм Казаннан килгән артистларның дәртле җырлары белән үрелеп барды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Илсөяр Гайнетдинова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев