Чирмешән районыннан 18 укучы электрчы һөнәрен үзләштерде
Сентябрь аенда 1 нче Чирмешән мәктәбендә “Энергосыйныф” укучыларына таныклыклар тапшыру тантанасы узды.
Чарада Казан дәүләт энергетика университетының “Сәнәгать предприятиеләрен электр белән тәэмин итү” кафедрасының өлкән укытучысы, “ЭлектроСкиллс” үзәге башлыгы вазифаларын башкаручы Шамил Хәсәнов, “ЭлектроСкиллс” үзәгенең укыту мастеры Дамир Рәсүлов, район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова катнашты.
Район башлыгы Рамил Айбатов булышлыгы белән, муниципаль белем бирү системасында һөнәри юнәлеш бирү, профильле әзерлек һәм профильле укыту системасын оештыру буенча муниципаль программа ярдәмендә, районнан 11 сыйныфта белем алучы 18 укучы мәктәп укучылары өчен “Яшь профессионаллар” өстәмә белем бирү программасы кысаларында укуларын тәмамлап, “Яктылык һәм яктырту челтәрләре буенча 2 разрядлы электромонтажчы” дигән дәүләт үрнәгендәге таныклык алдылар. Казан дәүләт энергетика университетына укырга кергән очракта, бу егетләр һәм кызлар өстенлек алачак – өстәмә 10 балл.
Быелгы уку елында “Татарстан Республикасында инженерлык белемен үстерү” проектын гамәлгә ашыруны дәвам итү планлаштырыла. Район мәктәпләренең технологик профильле унынчы сыйныф укучыларыннан яңа “Энергосыйныф” төркеме төзелде, ул 1 октябрьдән укый башлаячак. Белем үзләштерү 2025-2026 уку елы дәвамында узачак.
Өстәмә белем бирү программасын гамәлгә ашыру һәм профильле укытуны оештыру өлкән сыйныф укучылары арасында һөнәри компетенцияләр формалаштыру өчен шартлар булдырырга, яшьләрнең инженер белгечлекләрен сайлауга кызыксынуын арттырырга һәм республика икътисады өчен кадрлар резервы булдыруга ярдәм итә.
Светлана Севастьянова,
район мәгариф бүлеге начальнигының
укыту-методика эшләре буенча урынбасары.
.jpeg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев