Чирмешән районында мәктәп автобусларына дәгъва юк
Яңа уку елында 16 мәктәп автобусы, 22 маршрут буенча, 32 авылдан 225 укучыны йөртә. Автобуслар паркы даими яңартылып тора, 2022 нче елда районга ике яңа автобус биргәннәр, 2023 нче һәм 2024 нче елларда, балаларны йөртү өчен, тагын ике яңа “Газель” кайткан.
Барлык автобусларга да укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итә торган җиһазлар куелган. Террорчылыкка каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында да бу турыда сөйләделәр.
-Автобуслар ГЛОНАСС системасына тоташкан, видео-теркәү, диспетчерлыкка тоташкан элемтә, хәвеф төймәләре, тахографлар белән җиһазландырылган, - диде район мәгариф бүлеге каршындагы мәктәп автобусларын мониторинглау буенча җаваплы хезмәткәр Таһир Рәхимҗанов. – Мәктәп автобусларына Чирмешән автотранспорт предприятиесе хезмәт күрсәтә. Уку елы башлану алдыннан барлык автобусларны да җентекләп тикшерделәр.
Мәктәп автобусларын йөртүчеләргә дә аерым таләпләр бар: йөртүче категорияләре туры килергә һәм йөртү стажлары 10 елдан ким булмаска тиеш.
Мәгариф бүлеге автобусларының расланган маршрут буенча хәрәкәт итүен контрольдә тота. Иң озын маршрут - Күтәмәдән килүче автобусныкы: ул Югары Кәминкә, Кара Чишмә, Туймәт, Түбән Кәминкә авылларына кереп, балаларны ала һәм укулар тәмамлангач, аларны кире кайтара.
Мәктәп директоры боерыгы нигезендә, укучыларны автобуста озатып йөрергә педагоглар арасыннан бер кеше билгеләнә. Ул балаларның тәртибе өчен җавап бирә. Мәктәп автобусына чит кешеләрне утырту, тиешсез урында машинаны туктату катгый рәвештә тыела.
-Әлеге кагыйдәне бозган очракта, машина йөртүчене административ җаваплылыкка тартып, штраф та бирергә мөмкиннәр, - диде Таһир Тәлгать улы.
Әлегә кадәр районда мәктәп автобуслары катнашында юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән.
Районда мәктәп автобусларының, туктап, балаларны утырту һәм төшерү урыннары билгеле, әмма бу мәсьәләдә проблемалар да бар икән. Әйтик, кайбер торак пунктларда автобуслар өчен тукталышлар юк. Укучылар аның килгәннен ачык һавада, кайвакыт явым-төшем астында, җил үзәгендә көтеп торырга мәҗбүр.
Тиздән һава торышы да үзгәрәчәк, яңгыр, кар ява башлый, балаларыбыз иртүк урамга чыгып китә, ә кайбер авылларда аларга ышыкланырга урын да юк. Бу проблеманы кем хәл итәргә тиеш?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев