Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Чирмешән районы укучылары педагогик сыйныфларда да һөнәр үзләштерә

Районның барлык гомуми белем бирү мәктәпләрендә профильле укытуны оештыру буенча максатчан эш алып барыла.

Профильле укыту урта мәктәпләрдә табигый фәннәр, технологик һәм гуманитар юнәлештәге төп һәм өстәмә белем бирү программаларын үзләштерү нигезендә оештырылган.

-Район мәктәпләрендә технологик юнәлеш сайлаган 10 нчы сыйныф укучылары өчен, “Казан дәүләт энергетика университеты” югары һөнәри белем бирү учреждениесе белән берлектә, “Энергосыйныф” энергетика профильле инженер классы проектын гамәлгә ашыру дәвам итә, анда быел 19 укучы белем ала, - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Светлана Севастьянова.

Чирмешән лицееның һәм 1 нче Чирмешән мәктәбенең 10-11 сыйныфларында, Ивашкино урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфында педагогик класслар (психологик – педагогик төркемнәр) эшли, алар Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте белән үзара бәйләнештә торалар.

Ивашкино мәктәбенең 7-9 сыйныфларында һәм Әккәрәй мәктәбенең 7-8 сыйныфларында Казан дәүләт аграр университеты һәм Чирмешән аграр техникумы белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән, әлеге агросыйныфларда 44 укучы белем ала.

Светлана Севастьянова әйтүенчә, профильне, укыту юнәлешен исәпкә алып, имтихан предметларын сайлаганда, укучыларның белем алуга һәм белем бирү процессына җәлеп ителүгә кызыксынуы арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев