Вәт шаулаттылар гармунчылар Югары Кәминкәне
Югары Кәминкә авыл мәдәният йортында узган чарага шәһәрләрдән кайткан, тирә-күрше авыллардан килгән дистәдән күбрәк гармунчы бер сәхнәгә җыелды.
-Мондый бәйрәм оештыру идеясен авылдашыбыз, алыштыргысыз гармунчыбыз Ренат Фәйзетдинов бирде. Без таныш гармунчылар белән элемтәгә чыктык һәм алар, чакыруны гына көткән сыман, бик теләп ризалаштылар, - диде Югары Кәминкә авыл мәдәният йорты мөдире Гөлгенә Әлмиева. – Талантлы кунакларыбыз “Яңгырасын гармун моңнары!” дип аталган чарада кич дәвамында тамашачыларны җырлаттылар да, елаттылар да, биеттеләр дә.

Кичәдә кемнәр генә чыгыш ясамады! Югары Кәминкәдән Ренат Фәйзетдинов, Рәфис Гарифуллин, Айдар Галиәкъбиров, Түбән Кәминкәдән Нияз Гайнуллин, Илшат Задайханов, Илгизәр Мортазин, Керкәледән Шамил Ногманов, Минвәли Шәрифуллин, Кара Чишмәдән Зөфәр Сәлимов, Әлмәт районы Елхово авылыннан Гөлнар Девяткина, Назыйм һәм Рәсим Шәйхетдиновлар... Һәрберсе үзенә генә хас стильдә уйнап, җырлап тамашачыларны сокландырды. Араларында профессиональ гармунчылар да, шул ук вакытта, халык алдына чыгып беренче тапкыр гына җырлаучылар да булды. Тамашачылар якташларының чыгышларын алкышларга күмделәр, сәхнә белән зал арасында күзгә күренмәгән җылы элемтә урнашты. Халыкны матур чыгышлары белән сөендергән гармунчылар арасында Казаннан, Яр Чаллыдан кайтучы якташларыбыз да булуы куанычлы.
Бәйрәм тәмамлангач та халык таралырга ашыкмады, мәдәният йорты фойесында, яшьлек елларындагы кебек, “подгорный” биеделәр, вальс әйләнделәр.
.jpeg)
-Тамашачыларның бәйрәмне шулкадәр җылы кабул итүләренә артистларыбыз бик шатланды, алар кабат шулай очрашырга ышандырдылар, - диде Гөлгенә Камил кызы. – Бәйрәмнең иганәчесе - Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Мингали Минһаҗевка бик зур рәхмәт. Ул безнең барлык башлангычларыбызны да куәтләп, ярдәм итеп тора.
Язгөл Әлмиева фотолары һәм видеосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев