Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Түбән Кәминкә авыл китапханәсендә “тормыш китабы”н укыдылар

Гаилә елы кысаларында Түбән Кәминкә авыл китапханәсендә “Тормыш китабы” исемле кичә узган.

Чарада озак еллар пар канат, бер-берсенә терәк, таяныч булып яшәүче биш пар катнашкан. Нияз һәм Сания Гайнуллиннар, Азат һәм Раухания Могыйновлар, Әмир һәм Гөлия Гарифуллиннар, Фазыйл һәм Рушания Сәлмановлар, Дамир һәм Рабига Гыйрфановлар – авылның үрнәк гаиләләре.

-Гаилә – һәркемнең тормышында мөһим фактор. Анда җаваплылык, кайгыртучанлык, бер-береңә хөрмәт кебек хисләр тәрбияләнә. Кунакларыбыз – үрнәк гаилә булып яшәүче, тәртипле балалар тәрбияләгән парлар, - диде авыл китапханәсе мөдире Зөлфия Мәссарова. – Очрашу барышында аларның тагын бик күп уңай сыйфатлары ачылды.

Чара барышында һәр пар үзләренең ничек танышулары, гаилә кору тарихы һәм тагын байтак кызыклы вакыйгалар белән таныштырдылар, гаилә традицияләре, тату гаилә серләре белән дә уртаклаштылар. Кичәдә һәркем үз сәләтен күрсәтте. Чара конкурслар белән үрелеп барды, кунакларга тапкырлыкларын, осталыкларын, уңганлыкларын, җитезлекләрен күрсәтергә дә җай чыкты.

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев