Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район мәдәният йорты сәхнәсен шаяннар һәм тапкырлар клубы командалары “кыздырды”

“Әйдә, ШаяРТ!” бәйгесенең район этабының сайлап алу турында биш команда көч сынашты.

Чарада “Татарның каймаклары”, “Бишпочмак”, “Белмәмешләр”, “Кайнар сэт” һәм “Чирмешән кызлары” командалары кызыклы чыгышлары белән сәхнәне “кыздырдылар”. Уенчылар райондагы проблемаларга да кагылдылар, кайбер җитәкчеләргә дә “төрттереп алдылар”, үзләреннән дә көлделәр.

“Сәламләү” вакытында һәр команда ирекле темага юмористик миниатюралар тәкъдим итте. “Импровизация”дә экранда күрсәтелгән рәсемнәргә кызыклы җаваплар бирделәр. Алып баручы кайбер жюри членнарын да сәхнәгә чакырды. Командалар алар биргән сорауларга җавап бирделәр, яки алар башлаган сүзләрне дәвам иттеләр, бик кызыклы диалог килеп чыкты.

Уенчылар ярышка бик җентекләп әзерләнгәннәр. Ләкин уен – ул уен: анда җиңүче һәм җиңелүче бар. Җитди көндәшлеккә карамастан, жюри үз сүзен әйтте - Кармыш авылының “Кайнар сэт” командасына иң югары бәя бирделәр – алар Гран-при ияләре. Кармышлылар май аенда Казанда узачак “Әйдә, ШаяРТ!” КВН лигасының финал этабында район данын яклаячак. Әлеге команданың моннан кала да бүләкләре күп булды, әйтик, “Иң яхшы мәзәк” уйнаган өчен Диплом тапшырдылар. Ә Руслан Хәйрисламов “Иң яхшы актер” булып танылды.

“Татарның каймаклары” командасы да оста шаярты, алар - беренче, ә Ралия Бәдретдинова “Иң яхшы актриса” исеме алды. “Чирмешән кызлары” – икенче, “Бишпочмак” командасы өченче булды.

Бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе, жюри рәисе Илнур Җамалетдинов тапшырды.

-Рәхмәт, бик матур уйнадыгыз, оста шаярттыгыз, алдагы елларда бу форматны зурайтырга тырышырбыз, - диде ул. – Барлык командалар да диярлек юл проблемасын күтәрде, шул темага шаяртты. Киләчәктә аны бетерү җаен карарбыз.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев