Мәдәният министрлыгы «Пушкин картасы» лимитын 7 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итә
Мәдәният

Мәдәният министрлыгы «Пушкин картасы» лимитын 7 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итә

Россия Мәдәният министрлыгы «Пушкин картасы» лимитын 5 мең сумнан 7 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итә. Документ норматив актлар проектлары порталында бастырылган.

✅Тагын бер яңалык: циркка билетлар сатып алуга 2 мең сумга кадәр лимит билгеләнәчәк.

✅Хәзерге вакытта «Пушкин картасы» буенча 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм студентлар театрларга, музейларга, кинотеатрларга, концерт залларына һәм филармонияләргә йөри ала.        

✅Дәүләт картага елына 5 мең сум күчерә, шуның 2 мең сумын үзебезнең ил киноларына сарыф итәргә мөмкин.

Чыганак:

Рәсем ясалма фәһем ярдәмендә ясалды.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев