Лашман мәктәбенең “Яшь артистлар”ы 75 мең сумлык сертификатка ия
Лашман урта мәктәбенең “Яшь артистлар” түгәрәге республика фестиваленнән дәрәҗәле бүләк алып кайтты.
“Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестиваленең йомгаклары буенча Казанда узган бүләкләү тантанасында II урын алган безнең яшь артистларга Диплом һәм 75 мең сумга сертификат тапшырдылар.
Фестивальгә алар Аяз Гыйләҗевның “Яра” спектакленнән өзек әзерләгәннәр. Башлангыч сыйныфлардан ук түгәрәктә шөгыльләнүче Лиана Соруртдинова һәм Айнур Җәлалетдиновлар рольләрен бик оста башкарып югары бәя алганнар.
-Түгәрәктә 15 бала шөгыльләнә, алар елдан-ел остара бара, - диде түгәрәк җитәкчесе Резеда Галимова. – Без башка елларда да мондый бәйгеләрдә катнашып урыннар алган бар, ә быелгысы аеруча дәрәҗәле. Сертификат хисабына түгәрәкнең матди базасын баетырга - яңа костюмнар алырга планлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев