Чирмешән районы китапханәчеләре әкият күрсәтте
Район китапханәчеләре “Пушкин картасы” программасы кысаларында, Габдулла Тукай әсәрләре буенча «Кәҗә, сарык һәм башкалар» спектаклен куйды.
Шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга багышланган чара Күтәмә һәм Бәркәтә мәктәпләрендә узды.
Тамашачылар китапханәче артистларның чыгышын югары бәяләде. Бу - яшьләрне Тукай мирасына җәлеп итүнең заманча формасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев