Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәннең "Невада" ансамбле яңа программа әзерли

Чирмешәнлеләр үз итәргә өлгергән әлеге ансамбль соңгы вакытта әллә кая югалды. Сәбәбе – коллективның бер музыканты киткән.

Безгә тансык бу ансамбль киләсе елда яңа составта чыгыш ясарга җыена. Эшче яшьләр төркемендә алты егет, араларында нефтьчеләр дә, эшмәкәрләр дә бар.

-Без бер коллектив булып 2016 елда оешкан идек, райондашларыбыз әүвәлге чыгышларны җылы кабул иттеләр, - ди ансамбльнең җитәкчесе – воколисты Айнур Заһитов. - Элек дүртәү булсак, киләчәктә сәхнәгә алты кеше чыгачак. Төркемебездә - өч гитарист,  барабанчы, синтезаторда уйнаучы һәм башкаручы. Егетләрнең  үз уен кораллары бар, үзебезнең аппаратураны да булдырдык, җәйгә тамашачы хозурына яңа программабызны тәкъдим итәргә ният бар.

80-90нчы елгы хитларны үз стильләрендә башкаручы бу төркемнең репетицияләр уздыру өчен аерым бер махсус урыннары юк, шулай да атна саен, төп эшләреннән бушаган вакытта, кайдадыр җыелырга, очрашырга тырышалар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X