Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән кызы Рузилә Булатова - “Татар моңы“ лауреаты

Якташыбыз Рузилә Булатова "Татар моңы" яшь башкаручыларның халыкара телевизион фестиваленең финалына чыгып, гала-концертта да катнашкан, ул - бәйгенең лауреаты. Чирмешән лицеенда белем алган Рузилә Фәнил кызы бүген Казанда, И.В.Әүхәдиев исемендәге музыкаль колледжда укый. Ул яшьтән үк җырларга ярата, күп тапкырлар "Йолдызлык" - "Созвездие" фестиваленең җиңүчесе булды. Якташыбыз "Чирмешән энҗеләре" төркеме...

Якташыбыз Рузилә Булатова "Татар моңы" яшь башкаручыларның халыкара телевизион фестиваленең финалына чыгып, гала-концертта да катнашкан, ул - бәйгенең лауреаты.

Чирмешән лицеенда белем алган Рузилә Фәнил кызы бүген Казанда, И.В.Әүхәдиев исемендәге музыкаль колледжда укый. Ул яшьтән үк җырларга ярата, күп тапкырлар "Йолдызлык" - "Созвездие" фестиваленең җиңүчесе булды.
Якташыбыз "Чирмешән энҗеләре" төркеме составында да чыгыш ясады.
Рузилә Булатова "Татар моңы" конкурсының сайлап алу турларын узган һәм башка төбәкләрдән килгән берничә башкаручы белән беррәттән "Вокал" номинациясендә лауреат исеменә лаек булган, III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән. Фестивальнең финалына 150 кеше узган, яшь җырчылардан 30сы гала-концертта көч сынашкан.
Рузилә катнашындагы "Татар моңы" фестиваленең гала-концерты декабрь азагында ТНВ каналыннан күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined ТНВ канал декабрь Булатова Татар моңы конкурсы телевизион Рузиля