Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җыеласы акчага урын бар

Иске Кади авыл җирлегендә 18 яше тулган һәм авылда теркәлгән һәр кешедән 100әр сум күләмендә үзсалым (самообложение) җыелырга дип сүз куешканнар. Әлеге төр салымны мулрак җыйган саен отышлырак, чөнки республика әлеге суммадан дүрт тапкырга күбрәк күләмдә акча бүлеп бирәчәк. Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Реваль Зәйнуллин әйтүенчә, үзсалым күләмен җыенда...

Иске Кади авыл җирлегендә 18 яше тулган һәм авылда теркәлгән һәр кешедән 100әр сум күләмендә үзсалым (самообложение) җыелырга дип сүз куешканнар.

Әлеге төр салымны мулрак җыйган саен отышлырак, чөнки республика әлеге суммадан дүрт тапкырга күбрәк күләмдә акча бүлеп бирәчәк. Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Реваль Зәйнуллин әйтүенчә, үзсалым күләмен җыенда халык үзе тәкъдим иткән. Тик әле моның белән генә бетми: биредә яшәүчеләрнең моңа ризамы, юкмы икәнлегенә тагын бер кат инану өчен, закон таләп иткәнчә, референдум уздырырга туры киләчәк.
-Үзсалым акчасы авыл чүплекләрен тәртиптә тоту өчен дә кирәк. Безнең авыл җирлегендә зур гидротехник корылмалар юк. Шунлыктан, янгын куркынычсызлыгы, кош-корт асраучылар өчен авыл эчләрендәге кечкенә буаларны да карап тору мөһим. Бу да чыгымнар таләп итә,- ди Реваль Зәйнуллин.
Халыктан җыелган акчаны тагын бер мактаулы гамәлләр өчен кулланмакчылар. Әйтик, Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган авылдашлары - Илсур Җаббаров истәлегенә мемориаль такта эшләтеп куярга ниятләре бар, ул яшәгән урамга Илсурның исемен бирү хакында да сөйләшкәннәр. Иске Кадидагы Тракторная урамының да исемен үзгәртеп, аны Социалистик Хезмәт Герое, алдынгы комбайнчы, колхоз рәисе булып эшләгән авылдашлары Исмәгыйль Әхмәдуллин исеме белән атамакчылар.
Шулай ук Социалистик Хезмәт Герое, данлыклы сыер савучы Гөлсем Минһаҗеваны да онытмаганнар. Якты Тауга ул туып-үскән урамга Минһаҗева исемен бирәчәкләр.
Билгеле, бу эшләр дә бушлай башкарылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кади