Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туберкулез чигенә

Районыбыз ветеринарларыннан яхшы хәбәр иреште. Туберкулезлы дип саналган хуҗалыкларның өчесе быел әлеге йогышлы чирдән арына алган. Аларның терлекчелек фермасы биналарына хәзер шикләнмичә маллар кертеп була. 2013 елның июнь-июль айларында районның дүрт хуҗалыгында - "Кади", "Үтәмеш", "Кара Чишмә" җәмгыятьләрендә һәм "Чирмешәнагрохезмәтләре"нең Туймәт, Югары Кәминкә, Түбән Кәминкә бүлекчәләрендә мөгезле эре терлекләрдәге туберкулез...

Районыбыз ветеринарларыннан яхшы хәбәр иреште. Туберкулезлы дип саналган хуҗалыкларның өчесе быел әлеге йогышлы чирдән арына алган. Аларның терлекчелек фермасы биналарына хәзер шикләнмичә маллар кертеп була.

2013 елның июнь-июль айларында районның дүрт хуҗалыгында - "Кади", "Үтәмеш", "Кара Чишмә" җәмгыятьләрендә һәм "Чирмешәнагрохезмәтләре"нең Туймәт, Югары Кәминкә, Түбән Кәминкә бүлекчәләрендә мөгезле эре терлекләрдәге туберкулез чиренә кагылышлы чикләүләр булдырылган иде. Бу чорда шактый авыру малны "пычак астына" кертергә туры килде. Ветеринарлар исә авыруга каршы көрәш башлады.
-Әле бу көннәрдә генә "Иске Үтәмеш" җәмгыятенең Урманасты Үтәмеш авылындагы товарлыклы-сөтчелек фермасында чикләүләр туктатылды. Шулай ук, Иске Кади, Якты Тау, "Чирмешәнагрохезмәтләре"нең Түбән Кәминкә бүлекчәләрендә дә бу йогышлы чирне җиңә алдык,- ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Таһир Гыйниятуллин.
Белгечләр әйтүенчә, әлеге өч хуҗалыкта туберкулезга каршы көрәшеп, биниһая зур эш башкарганнар. Биналардан, ферма территорияләреннән 40 мең тоннадан күбрәк тирес кенә чыгарылган. Тәмам "баткан" булганбыз икән, 15-20 еллап җыелган тиресне быел, кырып алып, буртларга өйделәр, өстенә туфрак салып, мал кермәслек итеп "обваловка" ясадылар. Бина эчләрендәге, ферма территорияләрендәге барлык агач конструкцияләрне яндырырга туры килгән, тимер әйберләрне исә ут белән кыздырганнар. Шулай тиеш икән. Әле тагын биналарны кат-кат дезинфекцияләгәннәр, эчтән, тыштан агартканнар.
-Башкарган эшләрне махсус комиссия карады, фермалардагы туфрак анализларын республика ветеринария лабораториясендә дә тикшерделәр: туберкулез таякчыклары табылмады,- ди Таһир Гыйниятуллин. -Әгәр дә дәүләт булышмаса, район башлыгы Наил Зарипов тырышып, финанс ярдәме булмаса, хуҗалыкларда тиешле комплекслы чараларны үткәрә алмас идек. Дезинфекция ясый торган өч автомашинаны гына алдык бит. Миллионнарча сумнарга препаратлар, дарулар, инструментлар юлладык. Табибларыбыз бүген шулар белән эшли.
Туберкулез белән бәйле чикләүләр "Кара Чишмә" җәмгыятендә, "Чирмешәнагрохезмәтләре"нең Югары Кәминкә бүлекчәләрендә дә туктатылыр дигән өмет бар. Чиргә каршы монда да байтак хезмәт куелган. Октябрь аенда бу мәшәкатьләрне төгәлләмәкчеләр.
Туберкулез белән бәйле хәл хәзер "Чирмешәнагрохезмәтләре"нең Туймәт бүлекчәсендә, Иске Үтәмеш фермаларында катлаулырак булып кала. Чыгарылмаган тирес бик күп диләр. "Үтәмеш"тә җәйге лагерь булдыру хәстәрен күрү мөһим. Бу ике хуҗалыкны һәм Иске Котыш фермаларын туберкулездан савыктыру киләсе елга планланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан