Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ивашкинода тракторлар чәчүгә әзер

Бу авылдагы, Николай Серендеев җитәкләүче крестьян-фермер хуҗалыгы язгы кыр эшләренә җиде трактор "җигәчәк". Зур мәшәкатьләргә керешкәнче, аларга техник карау уздырачаклар. Хуҗалык җитәкчелеге әйтүенчә, әлеге техникалар көздән төзек килеш, зур ватылуларсыз калган. Механизаторларына бары май алмаштыру, электр приборларын, тормоз системаларын тикшерү кебегрәк эшләр генә башкарырга туры килгән. Кырларга, нигездә, МТЗлар чыгачак....

Бу авылдагы, Николай Серендеев җитәкләүче крестьян-фермер хуҗалыгы язгы кыр эшләренә җиде трактор "җигәчәк". Зур мәшәкатьләргә керешкәнче, аларга техник карау уздырачаклар.

Хуҗалык җитәкчелеге әйтүенчә, әлеге техникалар көздән төзек килеш, зур ватылуларсыз калган. Механизаторларына бары май алмаштыру, электр приборларын, тормоз системаларын тикшерү кебегрәк эшләр генә башкарырга туры килгән. Кырларга, нигездә, МТЗлар чыгачак.
-Культиваторларны, тырмаларны көздән ремонтлап калдырдык. Хәзер машина-трактор паркында аларга регулировка үткәрәбез һәм чәчкечләрне төзәтәбез,- ди хуҗалык җитәкчесе Николай Серендеев. - 2012 елда сатып алган бөртек өчен бер компаниянең безгә бурычы бар. Аны түләсәләр, кыр эшләрен җиңдереп чыгарбыз.
Ивашкино кырларында быел 1100 гектар мәйданда чәчәргә ниятлиләр. Аның өчен җирләрне көздән тулысынча сукалап калдырганнар. Чәчәргә арпа, бодай, карабодай орлыклары бар. Аларны җиргә өч агрегат ярдәмендә салачаклар.
-Ун тонналап запас ашламабыз-аммиак селитрасы калган иде. Үз хисабыбызга аны тагын егерме тонналап юлламакчыбыз. Субсидиядән бирелүче ашлама кәгазьләре белән дә йөрибез,- ди Николай Ильич.
Фермер сүзләренчә, язгы кыр эшләренә аларның хуҗалыгында егерме тоннадан күбрәк ягулык китә. Әлегә биш тонналап запаслары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ивашкино авылы.