Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә быел дүрт ишегалды төзекләндереләчәк

“Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында быел районда тагын дүрт йорт тирәсе тәртипкә китереләчәк.

Чирмешән авылындагы Титов, 3, Татарстан урамы, 1, 2, 3 йортларның ишегалдын төзекләндерүгә 11 миллион сум акча бүленә.  Бу йортлар янында юллар, тротуарлар яңартылачак, яктырткычлар, эскәмияләр, чүп савытлары урнаштырылачак, кер киптерү урыннары да ясалачак. Каты көнкүреш калдыклары контейнерлары куела торган мәйданчыклар төзекләндерелә, машина кую урыннары да киңәячәк.

- Бу эшләр йорт хуҗалары белән килешенеп башкарыла. Без алар белән очрашулар оештырабыз, тик бу өлкәдә халыкның активлыгы җитеп бетми, - ди Чирмешән торак милекчеләре ширкәте рәисе Мәсхүт Хөсәенов. – Сыналган подрядчылар белән эшлибез. Өч елда алар белән инде 18 ишегалдында уңайлы шартлар тудырдык, матурладык. Шәһәрләрдән аермалы буларак, бу программа буенча балалар уен мәйданчыклары ясамыйбыз, чөнки бездә моңа кадәр урнаштырган андый урыннар җитәрлек, паркларда да балаларга уйнарга мәйданчыклар бар.

Районда республика җитәкчесе программасы кысаларында төзекләндерелергә тиешле тугыз күп фатирлы йорт калган, гомумән, алар Чирмешән авыл җирлегендә урнашкан, берсе генә Күтәмә авылында.

ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта, журналистлар белән очрашуда, ишегалларын төзекләндерү хакында сөйләделәр. Республикада алдагы 3 елда бу программа буенча барлык күп фатирлы йортларның ишегалдын төзекләндереп бетерергә планлыйлар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев