Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән муниципаль районы башлыгы котлавы

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатовның 8 Март бәйрәме уңаеннан котлавы

Кадерле гүзәл затларыбыз! Сезне ихлас күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм.
Элек-электән хатын-кыз гаилә учагын саклаучы, гаилә бәхетен һәм иминлекне тәэмин итүче булып торган һәм шулай булып кала да. Туган җиребез Чирмешән районының үсешкә ирешүендә хатын-кызларның роле бәяләп бетергесез зур. Бүген сез икътисад һәм агросәнәгать комплексының, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт тармакларының барлык өлкәләрендә уңышлы хезмәт куясыз, районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнашасыз. Фидакарь хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз өчен, зур рәхмәт сезгә.
Хатын-кыз ветераннарыбыз, тыл хезмәтчәннәре, сугыш ветераннарының толлары – барлык өлкән буын хатын-кызларыбыз – аерым хөрмәт һәм ихтирамга лаек. Сез үсеп килүче буынга сабырлык үрнәге булып торасыз. Авыр сынаулар артта калсын, ә бүгенге тормышыгыз бары шатлык-сөенечләрдән генә торсын иде.
Кадерле гүзәл затларыбыз! Сезгә нык сәламәтлек, имин көннәр, тынычлык, мәхәббәт, муллык һәм уңышлар телим. Һәрвакыт елмаеп яшәгез, бәхет-шатлыклар һәрбер көнегезне язгы кояш кебек яктыртып торсын. Бәйрәмегез мөбарәк, бәхетегез түгәрәк булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X