Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр, салым түләү өчен бер ай вакыт калды

Октябрь аенда халыкка 2016 ел өчен милек салымын түләүгә квитанцияләр килә башлады. Район буенча 22 миллион 400 мең сум салым җыелырга тиеш, шуның 14 миллионы - транспорт салымы, 2 миллион 300 мең сумы - милек, ә 5 миллионнан күбрәге - җир салымы. Аны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк. Октябрьнең соңгы...

Октябрь аенда халыкка 2016 ел өчен милек салымын түләүгә квитанцияләр килә башлады. Район буенча 22 миллион 400 мең сум салым җыелырга тиеш, шуның 14 миллионы - транспорт салымы, 2 миллион 300 мең сумы - милек, ә 5 миллионнан күбрәге - җир салымы. Аны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк.

Октябрьнең соңгы көннәренә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, әлегә барлык салымның 11 проценты - 2 миллион 600 мең сумы җыелган. Бу өлкәдә Иске Котыш, Иске Үтәмеш, Түбән Кармалка авыл җирлекләре яхшы эшләгән, алар тиешле сумманың 20 процентын җыйганнар.

Район буенча үткән елларда түләнмәгән салым күләме - 1 миллион 400 мең сум, шуның 80 проценты - транспорт салымы.

"Шәхси кабинет"лары булганнарга квитанция­ләр электрон формада килә. Кабинетта теркәлү өчен салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә.

Мәгълүматлар өчен телефоннар: 2-28-87; 2-28-90.

Гүзәл Шафикова фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Әни сүзен тыңламасаң… (Булган хәл)

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/18008

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәнлеләр түләү өчен вакыт калды бер ай салым