Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә Хәтер көне узды

Моннан 75 ел элек башланган, дүрт елга якын, төгәлрәге 1418 көн дәвам итеп, миллионлаган кешенең гомерен өзгән Бөек Ватан сугышын хәзерге буын да онытмый, онытмаска да тиеш. Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, 22 июнь көнне Чирмешәндә митинг үткәрделәр. Мәңгелек ут янында оештырылган чарада берничә йөз кеше катнашты. Районнан Бөек Ватан...

Моннан 75 ел элек башланган, дүрт елга якын, төгәлрәге 1418 көн дәвам итеп, миллионлаган кешенең гомерен өзгән Бөек Ватан сугышын хәзерге буын да онытмый, онытмаска да тиеш.

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, 22 июнь көнне Чирмешәндә митинг үткәрделәр. Мәңгелек ут янында оештырылган чарада берничә йөз кеше катнашты.
Районнан Бөек Ватан сугышына киткән 19 мең 852 кешедән 8534се кире кайтмаган. Бүген 21 ветеран гына исән-сау.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, ТР Хәрби комиссариатының район бүлеге җитәкчесе Дмитрий Палаткин, район ветераннар Советы рәисе Габделбари Галиев үз чыгышларында әлеге канкойгыч сугыш китергән зыян, Җиңүнең зур югалтулар белән яулануы хакында сөйләделәр.
Митинг азагында Ватан азатлыгы сугышчысы һәйкәле түренә веноклар һәм чәчәкләр куелды, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алдылар. Һәйкәл янында кадетлар почетлы каравылда торды.
-Бүген - Хәтер һәм кайгы көне. Минем дә, әти һәм әни ягыннан бабамнар ул сугышта катнашкан,- ди Чирмешәннән Александр Селезнев. - Икесе дә яра алганнар. Бер бабамны хәтерләмим, ул үлгәндә кечкенә идем, ә менә Чирмешәнгә беренче трактор алып кайткан, районда бик билгеле бабам - Вячеслав Архангельскийны беләм. Мондый көннәрдә, билгеле, алар турында уйланыла. Гомумән, Бөек Җиңү яулашкан беркем дә онытылырга тиеш түгел.
Кадрия ГАМИРОВА фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешђн Бөек Ватан сугышы хәтер көне