Башка күпчелек хуҗалыкларда комбайннар кырга чыга гына башласа, "ЧИРМЕШӘНАГРО"да 137 гектардан уңыш суктырып та алынган. Шенталага алып баручы юл кырыенда берьюлы дүрт комбайн эшли, арпа суктыралар. Иң сөендергәне - уңыш бик яхшы. -Башаклары да зур түгел кебек, әмма, үзебезнең дә ис китә, гектардан 50 центнер чыга, - ди җәмгыять инженеры...
Башка күпчелек хуҗалыкларда комбайннар кырга чыга гына башласа, "ЧИРМЕШӘНАГРО"да 137 гектардан уңыш суктырып та алынган.
Шенталага алып баручы юл кырыенда берьюлы дүрт комбайн эшли, арпа суктыралар. Иң сөендергәне - уңыш бик яхшы.
-Башаклары да зур түгел кебек, әмма, үзебезнең дә ис китә, гектардан 50 центнер чыга, - ди җәмгыять инженеры Ирек Назыйров. -Бу участокта арпа иң иртә чәчелгәне, өлгергән, коры.
Кырдан кайткан ашлыкны чистарта баралар, менә-менә үзләренең киптерү агрегаты да хәрәкәткә җибәрелер. Яңгырга китсә ансыз булмый.
Район буенча алганда урак күрсәткечләре тыйнак әле, 493 гектардан гына уңыш суктырып алынган (тиешленең 1 проценты). Әлегә 7 хуҗалык кына бөртек суктыра, арпа уңышы җыялар. Эшне бөртеклеләрнең соң өлгерүе тоткарлый, әмма көтәргә дә вакыт калмады.
Нет комментариев