Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районындагы өч җәмгыятьтә уракка яңа комбайннар чыга

Уракка керешергә санаулы көннәр калып бара. Быел бу мөһим кампаниядә 87 комбайн катнашачак. Алар барысы да эшкә әзер. Район кырларына чыгачак кыр корабларының алтысы – яңа.

- “Тепсуркаев В.Ә,” крестьян-фермер хуҗалыгының дүрт комбайны уракта беренче тапкыр катнашачак. “Ильхан” һәм “БИО-АГРО” җәмгыятьләренең дә комбайн паркы яңарды, аларның кырларына берәр яңа комбайн чыгачак, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин. – Гомумән алганда, иске комбайннар юк диярлек, иң “картлары” фермер хуҗалыкларында, алар 10-15 еллык.

Комбайннар механизаторлар белән комплектланган. Уракка җитәрлек ягулык запасы да  тупланган. Хөкүмәт хуҗалыкларга, кырларының мәйданына карап, билгеле бер күләмдә, ташламалы бәяләрдән солярка бирә. Яңа уңышны кабул итәргә ындыр табаклары һәм складларның да күбесе әзер.

Сүз уңаеннан. Бүген “Сөлчә” җәмгыяте базасында комбайнчыларның район слеты үтәргә тиеш.

Кадыйр Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X