Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районына яңа автобуслар кайта

Якын арада Чирмешән автотранспорт предприятиесе паркы ун яңа автобус исәбенә ныгырга тиеш. Моңа кирәк акчаның байтагын, 29 миллион сумын, Россия һәм Татарстан бюджетлары биргән. Автобуслар алуга район бюджетыннан да 649 мең сум акча юнәлдерелә (дөрес, анысы да республикадан киләчәк). Район Советының чираттагы, дүртенче утырышында депутатлар бу хакта, акча бүлүне хуплап,...

Якын арада Чирмешән автотранспорт предприятиесе паркы ун яңа автобус исәбенә ныгырга тиеш.

Моңа кирәк акчаның байтагын, 29 миллион сумын, Россия һәм Татарстан бюджетлары биргән. Автобуслар алуга район бюджетыннан да 649 мең сум акча юнәлдерелә (дөрес, анысы да республикадан киләчәк). Район Советының чираттагы, дүртенче утырышында депутатлар бу хакта, акча бүлүне хуплап, былтыр ук чыгарылган карарга үзгәреш һәм өстәмә кертеп, карар кабул иттеләр.
Ниһаять, муниципаль районның 2016 елга бюджеты да закон көчен алды дип була. Депутатлар аны инде икенче, өченче укылышта карап, халык белән килешеп - ачык тыңлауларда тикшереп, бүгенге утырышта карар чыгардылар. 2016 нчы елга бюджетның керемнәре һәм чыгымнары 538 миллион 380 мең сум күләмендә, ягъни дефицитсыз расланды.
Чирмешән муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү өчен 2016 нчы елның январенда район Советының, әлеге мәсьәләсе тикшереп, бүген кабул ителгән карар проекты буенча ачык тыңлаулар үткәреләчәк.
Көн тәртибенә куелган мәсьәләләрнең берсе җирле әһәмияттәге эшләрне хәл итү өчен, кайбер вәкаләтләрне финанслау белән бәйле. 2016нчы елда, гади генә әйткәндә, янгын куркынычсызлыгына, иминлеккә, карьерларны рекультивацияләүгә һәм башка эшләргә кирәк кадәр акча юк бюджетта. Әлегә акча биреп булмый, диделәр депутатлар. Авыл җирлекләрендә мондый чараларны, бәлки, район бюджетына өстәмә керемнәр хисабына тормышка ашырырлар.
Утырышта муниципаль район Советының 2016нчы елга эш планы расланды, районның Иҗтимагый совет Нигезләмәсенә, балигъ булмаганнар эшләренә кагылышлы мәсьәләләр дә каралды.
Шулай итеп, район Советы депутатлары быел соңгы утырышларына җыелып, район өчен мөһим, кичектергесез мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, киләсе елга кайбер планнар турында да сөйләштеләр. Утырышны алып баручы - район башлыгы, район Советы рәисе Фердинат Дәүләтшин әйтүенчә, аеруча авыл хуҗалыгына игътибарны көчәйтергә, күрсәткечләрне яхшыртырга кирәк. Салымнарны вакытында һәм тиешле күләмдә җыю да мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы бюджет автобусы