Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быел республикада 47 кеше суда батып үлгән

Ел башыннан республика сулыкларында 47 кеше баткан, шуларның 8се - балалар. Кызганычка каршы, быел безнең районда да шундый бәхетсезлек очрагы булды. Әлеге фаҗиганың сигезесе коену сезоны башланганчы, 1 июньгә кадәр булган. Үткән елның бу чорында шундый 65 очрак теркәлгән.

- Су объектларындагы хәлләр катлаулы, хәтта аеруча катлаулы дияргә мөмкин, - диде Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы баш идарәсенең территориаль орган җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов, "Коену сезоны чорында су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм Татарстан Республикасында кече үлчәмле суднолар навигациясе чаралары турында” темасына ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта. – Узган ял көннәрендә аномаль эсселек аркасында меңләгән кеше республика елгалары һәм күлләре ярларында ял итте. Суда һәлак булуның төп сәбәпләре: сәламәтлек начараю сәбәпле суга егылып төшү, алкоголь кулланган хәлдә суга керү, җиһазландырылмаган урында су коену һәм су буенда балаларны караучысыз калдыру.

Соңгы вакытларда балаларның үлеме кискен арткан. Бу, барыннан да элек,  аларның сәламәтләндерү лагерьлары белән тәэмин ителмәгән булуы белән бәйле. Ел башыннан бирле барлыгы 8 бала батып үлгән, узган елның шул ук чорында – 5. Яр буйларында балаларны бер минутка күздән ычкындыру да зур фаҗигага китерергә мөмкин. Шул сәбәпле ата-аналарга карата 11 административ эш ачылган, мондый игътибарсызлык өчен  штраф 5 мең сумнан башлана. Штраф салганчы, халык арасында аңлату  эшләре, профилактик чаралар уздыру отышлырак. Безнең районда шундый 4 профилактик чара оештырганнар.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев