Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Акча “эшләргә” тиеш

Быел тулаем район буенча 1 миллион 771 мең сум үзсалым акчасы җыелырга тиеш. Әлегә план 83 процентка үтәлгән, 298 мең сум акча җыясы калган. -Күпчелек авыл җирлекләрендә тиешле сумманың 90 проценттан артыгы җыелды, - ди финанс - бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин. - Шешминка, Яңа Элмәле, Бәркәтә, Иске Үтәмеш авыл...

Быел тулаем район буенча 1 миллион 771 мең сум үзсалым акчасы җыелырга тиеш. Әлегә план 83 процентка үтәлгән, 298 мең сум акча җыясы калган.

-Күпчелек авыл җирлекләрендә тиешле сумманың 90 проценттан артыгы җыелды, - ди финанс - бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин. - Шешминка, Яңа Элмәле, Бәркәтә, Иске Үтәмеш авыл җирлекләрендә бу эш акрынрак бара. Әйтик, Шешминкада үзсалым акчасының 49 проценты гына бар. Авылда ел саен диярлек чиста су проблемасы килеп чыга. Монда яңа суүткәргеч сузарга планлаштыралар. Әмма әүвәл аның проектын ясатырга кирәк. Үзсалым акчасын шуңа тотмакчылар иде. Авыл җирлеге Советында әйтүләренчә, кайберәүләр "йортта кое бар", дип акча түләүдән баш тарталар, башкалар "безгә су кирәкми" дип тә куя.
Сүз уңаеннан, референдум нигезендә үзебездә җыелган үзсалым акчасына бергә - дүрт исәбеннән республика да акча өсти.
Кемнеңдер акчасы җыелмаса, башкаларның акчалары булып та, аны һаман эшкә "җикмәүчеләр" дә күп. Бүген авыл җирлекләренең махсус счетларында 11 миллион сум акча бар, аның тик 535 мең сумы гына кулланылган. Ивашкино, Иске Котыш, Түбән Кармалка авыл җирекләрендә үзсалым акчасына планлаштырылган эшләрнең күбесен башкарганнар.
Фото автора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзсалым авыл җирлекләре

2
X