Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия членнары үткән атнада Түбән Кармалка, Югары Кармалка, Чумачка, Иске Үтәмеш, Иске Сережкино, Якты Тау, Тукай авылларындагы чисталыкны тикшергән.
-Авылларның чистара баруы куанычлы, халык бу мәсьәләгә җаваплы карый, - ди административ комиссиянең җаваплы секретаре Татьяна Якимова. -Өч авыл җирлегенә керүче авылларда булып, беркетмә төзерлек кимчелекләр,...
Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия членнары үткән атнада Түбән Кармалка, Югары Кармалка, Чумачка, Иске Үтәмеш, Иске Сережкино, Якты Тау, Тукай авылларындагы чисталыкны тикшергән.
-Авылларның чистара баруы куанычлы, халык бу мәсьәләгә җаваплы карый, - ди административ комиссиянең җаваплы секретаре Татьяна Якимова. -Өч авыл җирлегенә керүче авылларда булып, беркетмә төзерлек кимчелекләр, төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларны очратмадык. Дөрес, ел башында үткәргән рейдларда Түбән Кармалкада -1, Югары Кармалкада - 3, Иске Кадида 2 хуҗага карата беркетмә язган идек. Бу кимчелекләр - барысы да бетерелгән.
Быел гражданнарга карата 81 беркетмә төзелгән һәм барлыгы 121 мең 500 сум штраф салынган.
Рейдлар дәвам итә.
Нет комментариев