26 чирмешәнлегә 200әр мең сум субсидия бирелгән
Көн темасы

26 чирмешәнлегә 200әр мең сум субсидия бирелгән

Районда савым сыеры өчтән дә ким булмаган 26 шәхси йорт хуҗасына мал санын арттыру өчен 200әр мең сум субсидия бирелгән. Бу ярдәмне алуга тагын 31 мини-фермер хуҗалыгы документлар җыйган, заявка биргән. Әлеге мөмкинлектән файдаланучыларның иң күбе (13) Түбән Кәминкә авыл җирлегендә, Чирмешән авыл җирлегендә - 11, Лашман авыл җирлегендә -9....

Районда савым сыеры өчтән дә ким булмаган 26 шәхси йорт хуҗасына мал санын арттыру өчен 200әр мең сум субсидия бирелгән.

Бу ярдәмне алуга тагын 31 мини-фермер хуҗалыгы документлар җыйган, заявка биргән.
Әлеге мөмкинлектән файдаланучыларның иң күбе (13) Түбән Кәминкә авыл җирлегендә, Чирмешән авыл җирлегендә - 11, Лашман авыл җирлегендә -9. Ә менә Күтәмә, Яңа Кади, Иске Кади, Ульяновка, Шешминка җирлекләрендә яшәүчеләрдән бер заявка да кермәгән.

Чирмешән районы субсидия

Нет комментариев