Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Салымнарны вакытында түләргә

Район прокуратурасы, 1нче санлы федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе белән берлектә, салым агентлары тарафыннан физик затларга салым санау, тотып калу һәм күчерү, оешмалар һәм вазифаи затлар тарафыннан салым контроле өчен мәгълүматлар тапшыру буенча тикшерү үткәрелде. Тикшерү барышында Чирмешән районы террито-риясендә 270тән артык салым агенты булуы ачыкланган (192се - предприятие, оешмалар...

Район прокуратурасы, 1нче санлы федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе белән берлектә, салым агентлары тарафыннан физик затларга салым санау, тотып калу һәм күчерү, оешмалар һәм вазифаи затлар тарафыннан салым контроле өчен мәгълүматлар тапшыру буенча тикшерү үткәрелде.


Тикшерү барышында Чирмешән районы террито-риясендә 270тән артык салым агенты булуы ачыкланган (192се - предприятие, оешмалар һәм учреждениеләр, 79сы - шәхси эшмәкәрләр).

Россия Федерациясе Салым кодексының 226 маддәсе, 6 пункты нигезендә, салым агентлары саналган һәм тотып калынган салым суммасын, банктан керем түләүгә акча алганнан соң, шулай ук салым агентлары счетыннан салым түләүчеләр счетына күчергәннән соң, яки аның поручениесе буенча өченче затлар счетына күчерелгәннән соң бер көн эчендә күчереп өлгерергә тиешләр.

Башка очракларда салым агентлары саналган һәм тотып калынган салым суммасын акчалата керем алганнан соң бер көн эчендә күчерергә тиеш, салым түләүченең кереме натуралата яки материаль файда формасында булса да, бу эш саналган салым суммасын фактик тотып калынганның икенче көнендә башкарыла.

Тикшерү барышында райондагы 8 предприятиенең физик затлар кеременә салымны тотып калып та, соңыннан күчермәүләре ачыкланды, бу уңайдан район прокуратурасы тарафыннан салым законнарын бозуларны төзәтү турында карар кабул ителде. Аларны карау нәтиҗәсендә 8 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Юрий ИВАНОВ,
район прокуроры
урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән салымнар