Прокурор катнашкач, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыятендә хезмәт хакы буенча бурыч түләтелгән
Кеше һәм закон

Прокурор катнашкач, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыятендә хезмәт хакы буенча бурыч түләтелгән

“ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”нең 61 хезмәткәренә хезмәт хакы һәм тиешле башка түләүләр буенча бурыч каплатылган.

-2020 елда әлеге җәмгыятьтә хезмәт хакы тотрыклы булмаган: прокуратура кушылгач кына коллектив хезмәткәрләренә бурыч кайтарылган, әмма алар тагын җыела барган, - диде район прокуроры ярдәмчесе Алексей Курутиков. -Соңгы тикшерү күрсәткәнчә, тулаем бурыч 440 мең сумга җиткән. Прокуратура җәмгыять җитәкчелегенә представление юллады. Бүген 61 кешегә хезмәт хакы буенча бурычны түләтү мәсьәләсе хәл ителгән.

фото: архив


Нет комментариев