Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мәктәптә «Насвай» сатканнар

Әлеге хәл Ульяновка урта мәктәбендә була. 7нче класс укучысының әнисе мәктәптән кайткан улының дәфтәрләрен һәм китапларын җыештырганда, кәгазь битенә төргән яшел төстәге порошокка тап була. Әнисе улыннан бу матдәнең нәрсә икәнлеген һәм каян алганлыгын сорашкач, участок инспекторына хәбәр итә. Тикшерү барышында "Насвай" исемле наркотик матдәне әлеге малайга өлкән класс укучысының...

Әлеге хәл Ульяновка урта мәктәбендә була. 7нче класс укучысының әнисе мәктәптән кайткан улының дәфтәрләрен һәм китапларын җыештырганда, кәгазь битенә төргән яшел төстәге порошокка тап була. Әнисе улыннан бу матдәнең нәрсә икәнлеген һәм каян алганлыгын сорашкач, участок инспекторына хәбәр итә.


Тикшерү барышында "Насвай" исемле наркотик матдәне әлеге малайга өлкән класс укучысының татып карарга бирүе ачыклана. Ә инде аңарга, үз чиратында, Яр Чаллыда яшәүче авылдашы "Насвай" сатып, җиңел генә акча эшләргә тәкъдим иткән.

Кызганычка каршы, күпчелек ата - аналар "Насвай"ның нәрсә икәнен белмиләр. Бүген киң таралган, йомшак тәэсир итүче әлеге наркотикны теләсә кем, теләсә каян сатып алырга мөмкин. Аны куллану никотинга бәйлелеккә китерә.

"Насвай" составына, тәмәкедән тыш, бәйлелеккә китерүче башка наркотик матдәләр дә кушалар. Шулай ук аның составына сүндерелгән известь, төрле үсемлекләрнең көле, кош тизәге керә. Ул кеше организмына ничек тәэсир итә соң? Әүвәл, аны кулланучылар исән һәм матур тешләре турында онытсалар да ярый.

"Насвай", күп очракта, яман шешнең сәбәпчесе булырга мөмкин. Үзәк нерв системасы, ашказаны - эчәклек тракты, бөерләр, бавыр һәм башка эчке органнарга да зыян килә. Ул балаларның, яшүсмерләрнең фикерләү тизлеген киметә, хәтта психикаларын үзгәртә, психозлар китереп чыгара.

Ата - аналарга шуны белергә кирәк: психоактив матдәләрне бер татып караган кешеләр андый тормыш рәвешеннән баш тарта алмый. Шуңа да балаларыгызга карата игътибарлы булыгыз. Яшьләрне бу афәттән саклап калу - уртак бурычыбыз. Балалары өчен, беренче чиратта, ата - аналар җаваплы.

Наил Мостафин,

"Чирмешән" муниципальара бүлегенең полиция
начальнигы, полиция подполковнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ульяновка

2
X