Менә сиңа мә! Чирмешәндә берәүнең базыннан... ике чиләк бәрәңге урлап чыкканнар
16-22 сентябрьдә район полиция бүлекчәсендә 31 хәбәр кабул ителгән.
01 Узган атнада районда ут белән бәйле бәла-казалар булмаган. Бу хакта 135 нче Чирмешән янгын сүндерү частеннан һәм ПЧ-73 нең Күтәмәдәге аерым постыннан белештек.
02 16-22 сентябрьдә район полиция бүлекчәсендә 31 хәбәр кабул ителгән.
Район юлларында 4 юл-транспорт вакыйгасы булган (матди зыян белән). Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 83 очрагы ачыкланган. Берәү автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.
Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 7 административ беркетмә төзегәннәр.
Чирмешәндә билгесез кешеләр берәүнең баз ишеге йозагын ватып ике чиләк бәрәңгесен урлап чыкканнар. Югыйсә кайбер чирмешәнлеләр әлеге яшелчә уңышын кая илтергә белми аптырый.
Район үзәгендә яшәүче берәү үз авылдашы өендәге 4000 сум акчага кул сузган. Тикшерү бара.
Билгесез адәмнәр Чирмешән мәчете янында куелган садака тартмасын ватканнар.
Лагерка авылы кешесе, исерек хәлдә ишегалдында үз артыннан пычак, балта ташлап куып йөргән әтисеннән полициягә зарланган. Хәзер кемнең гаепле икәнлеге ачыклана.
03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрне ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 38 чакырту теркәлгән. ОРВИ белән авыруның 5 очрагы теркәлгән. Күпчелек чакыртулар хроник авырулар, бигрәк тә йөрәк, кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына булган.
04 Көннәр салкынайту сәбәпле район газ хезмәтенә мөрәҗәгатьләр арткан. Газчылар бер атнада газ мичләрен, плитәләрен көйләү һәм төзәтү белән бәйле 48 заявка үтәгәннәр.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев