Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Чирмешәндә тагын ике кеше автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән

16-22 октябрьдә район полиция бүлегенең кизү тору частендә 34 хәбәр кабул ителгән.

Бу чорда ике җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре җиде административ беркетмә төзегәннәр.

Шушы вакыт аралыгында матди зыян белән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда өч кеше зыян күргән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 25 очрагы ачыкланган, шул исәптән транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен ике беркетмә төзелгән.

Әккәрәй авылында яшәүче якташыбыз билгесез затны җаваплылыкка тартуны сорый, ул мөрәҗәгать итүче исеменә 29 мең сумлык займ рәсмиләштергән. Әлеге факт буенча тикшерү бара.

Мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының
Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев