Чирмешәндә исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчене хөкем иттеләр
Чирмешән районы буенча 1 нче суд участогы исерек килеш машина йөртүчегә карата карар чыгарды.
Суд барышында аның гаебе тулысынча расланган. Ижевск шәһәрендә яшәүче Владимир Стройковны 10 тәүлеккә административ кулга алу турында карар чыгарылган.
Гаеплене Түбән Кармалкада туктатканнар. Тикшерү узудан баш тартса да, аңарда алкоголь эчемлек куллану билгеләре ачык күренгән, өстәвенә машина йөртү таныклыгы да булмаган. Ул суд утырышында үз гаебен тулысынча таный.
Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын
тәэмин итү буенча район комиссиясе бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев