Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә исерек килеш йөргән ике машина йөртүчене хөкем иттеләр

Чирмешән суд районы буенча 1 нче суд участогы исерек килеш машина йөртүче янә ике кешегә карата карар чыгарды.

Административ хокук бозулар турындагы эш буенча әлеге карар кырыс: нурлат районында яшәүче Владимир Мироновны 30 мең сум штрафка тарту һәм 1 ел да 6 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында. Гаеплене Лашман белән Яңа Элмәле авыллары арасында туктатканнар. Исерек булган. Алкотектор күрсәтүенчә, машина йөртүче спиртлы эчемлек кулланган.

Чирмешән кешесе Евгений Сторожевны да һаман шул аракы харап иткән. Аны автоинспекторлар кичке якта район үзәгенең Титов урамында туктаталар. Тикшерү нәтиҗәләре әлеге машина йөртүченең салмыш булуын раслый.

Суд аңа карата да шулай ук 30 мең сум штраф түләтү һәм 1 ел да 6 айга автотранспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясеннән бирделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев