Чирмешәндә Яңа Чишмә кешесенең акчасын урлаганнар
Район полиция бүлегенә Яңа Чишмә районы кешесенең банк картасыннан 30 мең сум акчасы урлануы турында гариза кергән. Каракны тапканнар.
19 февральдән 25 февральгә кадәр район полиция бүлегенең кизү частена 22 хәбәр килгән. Бу чорда элек кылынган җинаятьләр буенча ике җинаять эше кузгатылган. Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан дүрт административ беркетмә төзелгән.
Район юлларында матди зыян белән бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 42 очрагы ачыкланган.
Мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев