Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә гыйнвар аенда биш машина йөртүче таныклыксыз калган

Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен, район җәмәгать суды гыйнвар аенда биш машина йөртүчегә карата 30ар мең сум штраф түләтү һәм бер ел ярымга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Югары Кармалка авылында яшәүче Руслан Кирилловка, Иске Кадидан Яхья Кыямовка, Чирмешәннән Раиль Асмановка һәм Рәфис Җиһаншинга,  Әккәрәйдән Анатолий Артемьевка шундый җәза билгеләнгән.

Алар барысы да автомобиль руле артына спиртлы эчемлек кулланган хәлдә утырганнар. Кайберәүләренең мондый халәттә булуларын алкотектор да күрсәткән. Арларында, медицина тикшеренүеннән баш тартучылар булса да, спиртлы эчемлек куллану билгеләре: алкоголь исе, сөйләгәндә буталып китүләре, бит төсендә, үз – үзләрен тотышында үзгәреш ачык күренгән.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясеннән бирделәр.

фото: Марат Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев