7 февраль 2023 яңалыклары
-
Чирмешәндә гыйнвар аенда биш машина йөртүче таныклыксыз калган
Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен, район җәмәгать суды гыйнвар аенда биш машина йөртүчегә карата 30ар мең сум штраф түләтү һәм бер ел ярымга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.
-
Чирмешән егете – халыкара бәйгеләр лауреаты
Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Матвей Ксенофонтов узган елны дүрт халыкара бәйгедә лауреат булган.
-
Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучысы Анастасия Гуслякова йөзү буенча район рекордын яңартты
Лашман мәктәбендә узган йөзү ярышларында Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучысы Анастасия Гуслякова йөзү буенча район рекордын яңартты, абсолют җиңүче булды. Ул 50 метрлы дистанцияне, аркада йөзеп, 40,67 секундта үтте.
-
Чирмешәндә мишәрләр фестивале үтәчәк
Татарстан Республикасы фестивальләре картасына 2023 елга планлаштырылган чаралар арасында безнең районда оештырылачаклары да бар: «Мишәр FEST» мишәр мәдәнияте республика бәйрәме; «Мост дружбы - дуслык күпере» республика яшьләр социаль этнопрактикасы; «Самовар FEST» рус кунакчыллыгының республика бәйрәме шундыйлардан.
-
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне – төрле милләттә һәм диндә булган кешеләрне Татарстанның күпгасырлык тарихын ихтирам итүдә, республиканың бүгенге казанышларын саклауга һәм арттыруга уртак омтылышта берләштерә торган бәйрәм белән котлыйм.
-
Чирмешән районы башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Лашман мәктәбе директоры итеп билгеләнде
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе, соңгы вакытта җитәкченең беренче урынбасары булып эшләгән Илфат Шәйдуллин хәзер Лашман урта мәктәбен җитәкли.