Чирмешән районында бер комбайнның кыйммәтле җиһазын урлаганнар
Билгесез кеше бер авыл янындагы комбайнның су радиаторын урлап 70 мең сумлык зыян китергән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
4 - 10 сентябрьдә район полиция бүлекчәсендә 29 хәбәр кабул ителгән. Әлеге чорда элек кылынган җинаятьләр уңаеннан ике эш кузгатылган.
Полициянең участок уполномоченныйлары 14 административ беркетмә төзегәннәр.
Район юлларында дүрт юл-транспорт һәлакәте теркәлгән – барысы да матди зыян белән, имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 39 очрагы ачыкланган. Бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.
Мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев