Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районыннан машина куып китүчеләрне тиз эләктергәннәр

28 октябрьдә-3 ноябрьдә район полиция бүлекчәсендә 38 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда ике җинаять эше кузгатылган.

01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. Бу хакта 135 нче Чирмешән янгын сүндерү часте диспетчерлыгының һәм ПЧ-73нең Күтәмәдәге аерым постыннан белештек.

02 28 октябрьдә-3 ноябрьдә район полиция бүлекчәсендә 38 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда ике җинаять эше кузгатылган.

1 ноябрь көнне Лашман авылында яшәүче бер хатын-кыз Күтәмә авылында ике билгесез ир-ат аның “Лада Калина” автомашинасын тартып алып, кыр юлы буенча Түбән Кәминкә авылы уңаена китүләре хакында хәбәр җибәрә. Әлеге уңайдан “Перехват” операциясе игълан ителә һәм талаучылар бик тиз тоткарлана. Район үзәгендәге салым инспекциясе офисы территориясеннән тимердән эшләнгән эскәмияләр “аякланган”.

Билгесез кешеләр чирмешәнленең 17 мең сумлык кесә телефонын урлаганнар. Әлеге факт буенча тикшерү бара.

30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр районда “Көзге каникуллар” һәм “Җәяүле” оператив-кисәтү чаралары үтте.

03 Узган шимбә, якшәмбедә һәм 4 ноябрьдә – бәйрәм көнендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 48 чакырту теркәлгән. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, 9 кеше ОРВИ белән авырып, 2 кеше көнкүрештә имгәнү алып ярдәм сораган. Күпчелек чакыртулар – хроник авырулар, бигрәк тә йөрәк-кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына булган.

04 Район газ хезмәте слесарьлары узган атнада 50 заявка үтәгәннәр. алар барысы да газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев