5 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Белгечләр 2020 елгы җанисәпне электрон юл белән үтеп булу өстенлекләрен аңлатты
Интернет-җанисәптә катнашучылар электрон кәгазьне тутыруын раслый торган код алачак.
-
Чирмешән сәнгать мәктәбе юбилеен үткәрде
Әлеге бина әүвәл тышкы кыяфәте белән район үзәгенең бер бизәге булса, икенчедән, эчке ягындагы сихри зәвыклылыгы, затлылыгы белән үзенә җәлеп итеп тора. Шушы Чирмешән сәнгать мәктәбе узган атнада үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтте.
-
Чирмешәндәге ярминкәгә печән алып килгәннәр
Узган атнада Чирмешәндә ярминкә гөрләде. Монда Шешминка болыннарында үскән, зур төргәккә уралган хуш исле печән дә саттылар, бәясе 1500 сум иде.
-
Чирмешән районыннан машина куып китүчеләрне тиз эләктергәннәр
28 октябрьдә-3 ноябрьдә район полиция бүлекчәсендә 38 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда ике җинаять эше кузгатылган.
-
Чирмешәндә тәртипсез яшәүче әти-әнинең балаларын алырга җыеналар
Районның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе утырышларында, нигездә, тәртип бозган балалар белән бәйле эшләр карала. Нни аяныч, монда эчкече әти - әниләр дә - еш "кунак". Комиссиянең чираттагы утырышына андыйларны тагын чакырганнар.
-
Песошин Татарстанның «Театраль Идел буе» этабында җиңгән спектакльне карады
«Театраль Идел буе» проекты яшьләрне театр мохитенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.