Чирмешән районы яшүсмерләре хокук боза, ә әти-әниләре штраф түли
Полиция хезмәткәрләре Югары Кармалка кызы П.ны 2 сәгать 30 минутта Чирмешәндә тоткарлыйлар. Аңа инде моңа кадәр дә ике тапкыр шул сәбәпле беркетмә төзегән булганнар. Шуның өчен штрафы да бәләкәй түгел, төннәрен урамда йөрергә яратучы кызның әнисенә 2000 сум түләргә туры киләчәк. П. балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә исәпкә дә куела....
Төнге сәгатьләрдә, автомашина йөртү таныклыгы да булмаган Лашман яшүсмерләрен ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлый. Бу "текә" егетләрнең әти-әниләренә дә штраф салынды. Чирмешәннән Н. да машина белән генә җилдерергә уйлаган, тик юлына "погонлылар" очраган. Ирек яратучы, тизрәк үсәргә теләүче егетләр әти-әниләренә күпме күңелсезлек, чыгым тудыруларын аңлаганнардыр шәт.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев