Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Колорадо коңгызы химикатларга бирешми

Соңгы вакытта авыл халкы үзара очрашса бәрәңге корты – колорадо коңгызы турында да сүз башламый калмый. Быел алар аеруча азынды. Халык кортларны җиңә алдымы? Сорашуыбыз шул хакта.

Әлфия Дәүләтшина (Чирмешән): - Бәрәңге орлыкларын эшкәртеп чәчтек, файдасы булды, колорадо коңгызлары соңгы атналарда гына, урыны-урыны белән күренә башлады. Бөтенләй азмасыннар дип, бер тапкыр өстән дә агуларга туры килде. Уйдык-уйдык кабат күренгәч, җыеп алдык. Хәзер инде үрчи алмыйлар, берәр айдан алыр вакыт җитә, башка агуламыйбыз. Казып карадык, быел бәрәңге булырга тиеш.
Елена Статина (Ульяновка): - Көннәр салкынчарак торганда колорадо коңгызлары бик күренмәде, ә көннәр җылыткач, кинәт кенә үрчеп кит-
теләр. Быел орлыкны да агулап чәчмәгән идек, ә эшкәртелгән бакчаларда бик азмадылар алар. Өч тапкыр агу сиптем. Беренчесендә инструкция буенча эшләдем, кортлар төшмәде, калган икесендә дозаны бермә-бер арттырдым. Шулай да ахыргача җиңеп булмады кортларны, әле дә күренәләр, инде бәрәңге чәчәк атып бетте, хәзер артык зыян сала алмаслар.
Фаил Мөхәммәтҗанов (Чумачка): - Орлыкны эшкәртеп чәчкәч, бик азып китә алмыйлар кортлар, бәрәңге чыгу белән зыян салмыйлар. Дөрес, тагын ике-өч тапкыр агуладык, быел коңгызлар “әрсезләр” шуңа да, агуның дозасын арттырырга туры килде. Инде бәрәңге яфракларына сары иңә башлады, башка агу сипмәбез.
Минзифа Хаматова (Лашман): - Ничә тапкыр агу сипкәнне дә хәтерләмим инде, төрлесен кулланып карадык, җиңеп кенә булмый. Күршеләр орлыгын да агулап чәчкән иделәр, аларда да шул ук хәл.
Екатерина Зубова (Шешминка): - Минем бәрәңге участогы зур түгел, шуңа кортларны җыеп та җиңә алам. Коңгызларны чиләккә коеп төшерәм. Агу кулланганым юк.

Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев