Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәнлеләр өйдә утыра, тик эшсез тормый

Мартның соңгы көннәреннән, короновирус инфекциясе таралуны кисәтү максатында үзизоляция игълан ителгәч, күпчелек эштән туктады. Шулай итеп халыкның буш вакыты күбәйде. Газета укучыларыбыз көннәрен ничек уздыра, ниләр белән шөгыльләнә икән? Сорашуыбыз шул хакта.

Гөлназ Мәссарова (Түбән Кәминкә): - Беренче атнада, укучылар каникулда булганда буш вакыт күбрәк иде. Гаилә, балалар белән күбрәк аралашырга мөмкинлек туды. Балалар белән кызыклы китаплар, әкиятләр укыдык. Онлайн бәйгеләрдә катнаштык, 9 май - Җиңү көненә открыткалар ясадык. Өйдә булгач, гаиләне күбрәк тәмле ашлар белән сыйларга тырышам. Дистанцион укытуга күчкәч, минем дә, балаларның да эшләре тыгызланды.  Үзизоляция кагыйдәләрен үтибез, урамга чыкканда маска һәм перчаткалар киябез. Кайбер документлар кирәк булганда мәктәпкә дә барып килергә туры килә, шуңа укытучыларга махсус справка-белешмәләр дә ясадык.

Евгения Хмелева (Казанка): - Мин үзем декрет ялында. Карантин игълан ителгәч зур гаиләбез бергә җыелды, студент кызыбыз да, мәктәптә укучылары да өйдә. Безнең хуҗалыгыбыз зур булгач, эш күп, малларны бер генә көнгә дә караучысыз калдыра алмыйсың. Яз бит, эш аеруча күп, кар эреп, җирләр кипкән урыннарны, йорт тирәсен җыештырдык. Без гаиләбез белән чигеш чигәргә (крестом) яратабыз. Буш вакытлары булганда кызлар да, үзем дә картиналар чигәбез. Бу шөгыль-хобби безгә минем әнидән күчте. Дистанцион укыта башлагач, кызлар күбрәк укытучылар җибәргән биремнәрне үти, чиратлап компьютерда утыралар, телефон аша да эшлиләр. Ни генә дисәң дә мәктәпкә йөреп укуга җитми инде, кызларның да тизрәк гадәти укуга күчәселәре килә.

Наваль Заһретдинова (Бәркәтә): - Без, өлкәннәр, болай да өйдә генә идек, ә үзизоляция игълан ителгәч, бөтенләй урамга чыкмас булдык. Балалар кайта алмый, шунысы уңайсыз. Өй эчендәге эшләрне башкарып үтә инде көннәр. Намаз укып, бу чирнең узуын теләп  дога кылам. Бу көннәрдә күрше килене Венера Мотыйгуллина хәлемне белеп, ярдәм итеп тора, кибеттән кирәк әйберләрне алып кайтып бирә, рәхмәт кенә яусын инде.

Миләүшә Гайнуллина (Кара Чишмә): - Инде ике атна эшкә йөрмибез, өйдә генә, дисәң дә була. Мин - волонтер, авылдагы өч өлкән кешегә ярдәм итеп торам, кибеттән азык-төлек, фельдшер-аккушерлык пунктыннан дарулар алып кайтып бирәм.Үзизоляция кагыйдәләрен үтибез, маска киеп йөрибез. Яшерен-батырын түгел, эшкә йөргәндә күп әйберләргә кул җитми. Күптән җыелып килгән эшләрне эшләдем – тәрәзәләр юылды, тектем, ямадым, өйдә, йортта тәртип булдырдык. Маллар янында да эш җитәрлек. Орлыкларны барладым, әзерләдем. Авыл җирендә шөгыль табыла ул. Бу чир белән бергәләп көрәшсәк кенә җиңеп була, бездән күп нәрсә дә таләп ителми: өйдә калырга һәм кагыйдәләрне үтәргә.

фото: Гөлсирә Шәрифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев