Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәнлеләр бәрәңге уңышын “тикшереп” торалар

Быел ел коры килде, һава торышы бәрәңге өчен бик уңай түгел. Яшелчәләргә кирәк вакытта яңгыр да аз булды. Ә сезнең бәрәңге участогы нинди хәлдә, казып карадыгызмы әле?

Атлас Батдалов (Чумачка): - Июль урталарында яңа бәрәңгене казып карагач, уңышка өмет калмаган иде. Инде берничә атна яңа бәрәңге ашыйбыз, уңыш яхшы, соңгы яңгырларның файдасы булгандыр, дип уйлыйбыз. Сабаклар әле яшел, тагын да үсүенә өмет бар. Яңгырлардан соң кишерләр дә бик матураеп китте.

Валя Краснова (Ивашкино): - Әле яңа бәрәңге казып карамадык, яңасы булмаса дип, былтыргысын ашыйбыз. Казып караучылар мактамады. Сабаклар әлегә яшел, соңгы көннәрдә генә бераз сарылык иңде. Быел колорадо коңгызлары да бик азды, орлыкларны эшкәртеп чәчсәк тә, сабакларына да өч тапкыр агу сиптерергә туры килде. Бәрәңге бит ул бөтен бакчада да бер төрле булмый, былтыр да безнең бәрәңге эре түгел иде.

Айгөл Кәримова (Чирмешән): - Яңа бәрәңгене казып карадык, уңыш әлегә шатландырмый. Бер төбендә ярыйсы ук, икенчесендә бөтенләй юк. Сабаклар әле яшел, саргайганнары ара-тирә генә, хәер, үсәргә вакыт бар, уңыш булыр кебек.

Гөлнәзирә Галиуллина (Урманасты Үтәмеш): - Яхшы уңышка өметләнәбез, әле кичә генә 7-8 төптән бер чиләк бәрәңге алдык, барысы да кырырлык диярлек, ваклары бик аз. Өч төрле сорт утыртабыз, барысының да чыгышы бер төрле. Араларында сабаклары корыганнары да бар, сынау өчен яшел сабаклысын да, саргайганын да казыдык, уңыш бер үк төрле. Җәй башында бәрәңге уңышы булмас дип кайгырган идек, Аллага шөкер, шифалы яңгырлар ярдәм итте ахрысы. Су сипкән булмады.

Антонина Небылицына (Шешминка): - Быел бәрәңге уңышы куандырмас кебек. Үткән ел 7 сутыйдан 100 чиләктән артыграк алган идек, быел шуның яртысы булса гына. Яңгырлар яуды югыйсә, су да сиптек, үсмәгән шул. Ашарга яңа бәрәңге казыйбыз, өч төптән кырырлык 6-7 бәрәңге чыга, ваклары юк диярлек. Без – өлкәннәргә күп кирәкми, җитәр инде, ә зур гаиләләргә, терлек асраучыларга авыргарак туры килер.

Кәримә Шакирова (Түбән Кәминкә): - Әле иске бәрәңге ашыйбыз. Яңасын Питрауда ук казып карадык, тавык йомыркасы кадәрлеләр чыкты. Бакчабыз елгага төшә, дымлы башында уңыш яхшырак. Өч төптән чыккан 10 бәрәңге кырырлык, ваклары да күп. Без бәрәңгене инештән насос белән су кудырып сугардык. Уңыш булырга тиеш, безнең бәрәңге участогы да зур.

фото: Марат Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев