Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Уразага керәбез: Чирмешән районы мөхтәсибе киңәшләре

Рамазан ае якынлашу белән, мөселманнар рухи әзерлеккә керешәләр. Чирмешән районы мөхтәсибе Рамил Ибраһимов шул хакта үз фикерен җиткерде һәм киңәшләр бирде.

Рамазан – изге ураза ае керергә санаулы гына көннәр калып бара. Ул бары тик ач тору гына түгел, ә күңелне пакьләү, мөселманнарга ярдәм итү һәм Аллаһыга якынлашу мөмкинлеге. Һәр эшкә әзерлек кирәк, алдан әзерләнеп куйсаң, эшне башкарып чыгу да җиңелрәк була. Беренче көннәр авыр булмасын өчен рухи һәм физик әзерлек мөһим.

Рухи әзерлек:

Тәүбә-истигъфарны күбәйтегез. Пәйгамбәребез көненә 70-100 тапкыр “Әстәгъфируллаһ” дип әйткән.

Дога кылыгыз: “Аллаһым, безне Рамазанга ирештер, сәламәтлек бир һәм уразаны ихласлык белән үтәргә ярдәм ит!”

Коръән укуга керешегез. Рамазан – Коръән иңгән ай. Аны уку, тыңлау, өйрәнү – изге гамәлләрнең берсе.

Җәмәгать намазларына игътибар итегез. Җәмәгать белән укылган намазның савабы күпкә артык.

Рамазан фазыйләте турында укыгыз, вәгазьләр тыңлагыз.

Физик әзерлек:

Сәламәтлегегезне тикшерегез. Авыруы булганнар табибка күренсен.

Сәхәр-ифтар ашамлыкларын планлаштырыгыз. Файдалы ризыкларны алдан уйлагыз.

Йокы режимын көйләгез. Сәхәргә тора алырлык итеп, иртәрәк йокларга күнегегез.

Вакытыгызны планлаштырыгыз. Намаз, Коръән, гаилә вакытларын көн тәртибенә кертегез.

Гаиләгезне әзерләгез. Айның әһәмияте турында сөйләшегез.

Уразаның фарызлары:

Ният кылу. Ашау-эчүдән, якынлык кылудан тыелу.

Ураза тотучы сәхәр ашаганнан соң, ният кылырга тиеш, өйләгә бер сәгать вакыт калганчы ният кылып өлгерсәгез дә, ул дөрес саналыр. Уразага күңелдән ният кылу да дөрес: тел белән сүз әйтми генә иртәгә уразада буласыңны уйлап куйсаң, ният дип исәпләнә.

Уразаның сөннәтләре:

Таң атканчы сәхәр ашау. Ураза тоту сәбәпле, нәфесен гөнаһ эшләрдән тыюны ният кылу. Буш вакытта Коръән һәм дини китаплар уку. Кояш баегач та, авыз ачу.

Рамазан аеның башка айларга караганда өстенлекләренең берсе, адәм баласының һәр гамәле өчен әҗер-савап уннан алып 700гә хәтле арттырыла.

Рамазан – рухи яңарыш, пакьләнү ае. Аны ихлас күңелдән каршылыйк һәм аның бәрәкәтеннән тулысынча файдаланыйк!

Фото: редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев