Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Уразада ничек тукланырга?

Изге рамазан аена керәбез. Бу чорны организмга авырлык китермичә, җиңел генә уздыру өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Сәхәр һәм ифтарда нәрсә ашарга? Ураза тотканда дөрес туклану турында табиб-терапевт, нутрициолог Элина Борһанова сөйләде.

– Элина Газинуровна, нинди чирләр вакытында ураза тотмау хәерле икәнен тагын бер кат искә төшерик әле.

– Үт куыгы, эчәклек, ашказаны, бавыры авыру кешеләргә, хроник авырулары кузгалганнарга ураза тотмау хәерлерәк. Балаларга, йөкле яки бала имезүче хатын-кызга ураза тотарга ярамый. Гомумән, ураза тотар алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк.

– Күп итеп су эчкән кеше уразаны җиңелрәк тота, диләр.

– Бу дөрестән дә шулай. Сәхәргә торгач, ашарга ярты сәгать кала 1–2 стакан су эчеп куярга кирәк. Шуның артыннан ук ярты стакан минераль су да эчегез. Ул организмны уятып җибәрә, аны ашарга әзерли, натрий, калий, кальций белән баета.  Әмма бу урында шунысын да искәртеп китәргә кирәк: үт куыгында таш булган кешегә минераль су эчәргә ярамый. Чиста су исә беркемгә дә зыян итми. Гомумән, ураза тоткан кешегә сәхәр, ифтарда мөмкин кадәр күбрәк чиста су эчәргә кирәк. Ул организмга бу чорны жиңелрәк үткәрергә ярдәм итәчәк.

– Сәхәр һәм ифтарда нәрсәләр ашау хәерле?

– Һәр икесендә дә идеаль тәлинкә кагыйдәсен истә тотарга киңәш итәр идем. Ул нидән гыйбарәт? Монда сезнең тәлинкәнең дүрттән бер өлешен – аксымлы ризыклар (йомырка, эремчек, балык, ит), тагын дүрттән берен ботка, токмач, ипи кебек авыр углеводлы ризыклар тәшкил итәргә тиеш. Ипи дигәндә кара ипи күздә тотыла. Агын ашаганда кандагы шикәр күләме күтәрелә. Ач торганда исә ул кабат төшә. Шул рәвешле организмга авырга туры киләчәк. Аксым һәм углеводлардан тыш, тәлинкәнең тагын дүрттән бер өлешен – яшелчә, калганын җиләк-җимеш алып торырга тиеш. Соңрак шушы ризыкларга бер аш кашыгы май да, чикләвек тә өстибез. Чикләвек яхшы үзләштерелсен өчен ашар алдыннан аны суда тотарга киңәш ителә. Шушы кагыйдәләрне истә тотканда организм көне буена җитәрлек энергия туплаячак. Ифтарда да шуларны ук ашыйбыз. Ник дигәндә, безгә тәүлек дәвамында шушы ризыклар кирәк. Дөрес, ифтарда идеаль тәлинкә күләме зуррак та булырга мөмкин.  Моның бер зыяны да юк. Ашаганда  ризыкны яхшылап чәйнәгез.

– Уразада җиләк-җимешләрне кайчан ашау яхшырак?

– Аларны сәхәрдә дә, ифтарда да ашасаң ярый. Иң мөһиме күләме саклансын. Әйткәнемчә, җиләк-җимеш тәлинкәнең дүрттән бер өлешен алып торырга тиеш. Кич  җиләк-җимеш ашарга ярамый – тазарта дигән фикерне дә еш ишетергә туры килә. Аны күпләп – килограммлап ашау зыянлы, билгеле. Ләкин кич  бер алма яки мандарин ашап куюның бер зыяны да юк.

– Ашны да кайчан ашасаң да ярыймы?

– Ашны сәхәрдә ашасаң да, ифтарда ашасың да ярый. Иң мөһиме ул туклыклы, итле булсын. Ашны ипи белән ашарга кирәк. Сәхәрдә генә түгел, гадәти тормышта да иртүк аш ашаучылар байтак. Кеше иртүк шулпа ашый алса, бу аның үт куыгы яхшы эшли дигән сүз.

– Ураза тотканда кайсы төр ризыкларны ашамау хәерле?

– Көне буе ач торганнан соң кисәк кенә ачы, тозлы, ысланган, кыздырылган, камыр ризыгы кабып кую организмга бик зур зыян салырга мөмкин. Ул шок кичерәчәк. Шуңа күрә бу ризыкларны ашаганчы организмны әзерләгез. Иң элек яшелчә, аш ашап алыгыз. Уразаның беренче ике атнасында «Мезим» кебек фермент дару эчеп алу да комачауламас.

– Дару дигәннән, ураза тотканда дару, витаминнарны кайчан эчәргә?

– Табиб иртәнге аштан соң дип язып биргән даруларны – сәхәрдән соң, кичке аштан соң эчәселәрен ифтарда эчәргә кирәк. Җитди дарулар турында сүз барганда, табиб белән киңәшләшергә кирәк. Көненә өч тапкыр дару эчәргә кирәк икән, уразаны калдырып тору хәерлерәк. Витаминнарны сәхәр белән ифтарда эчәргә мөмкин. Мин, гомумән, витаминнарны ризык белән алу яклы. Алда телгә алынган идеаль тәлинкә принцибы белән тукланган вакытта без көн дәвамында организм өчен кирәкле барлык файдалы матдәләрне алабыз. Мәсәлән, ярмалар, ипи белән организмга магний, В төркемендәге витаминнар керә. Яшелчә, үләннәр – фолий кислотасы, С витаминына бай. Сары, кызыл яшелчә, җиләк-җимешләрдә А витамины бар. Майлар белән Е витаминын алабыз. Чикләвекләр – файдалы майлар, цинк, селен, бакыр чыганагы. Эремчек белән көнҗеттә – кальций, хөрмәдә  калий күп. Д витаминын гына ризык аша алып булмый. Шуңа күрә аны төймә рәвешендә эчәргә туры килә. Профилактика өчен аны көн саен 800–1000 берәмлек кулланырга кирәк. Әлеге витаминны иртәнге якта эчәргә кирәк. Ник дигәндә, ул йокыны качыра.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X