Шешминкадагы чиркәү өр-яңа кебек
Шешминка авылындагы Дмитрий Солунский исемендәге храмында 10 елга якын барган төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә, тиздән аны тантаналы төстә ачарга ниятлиләр.
Әүвәл күпләр әлеге изге эшкә шикләнебрәк карады: эш бик күп, җиңдерә алырлармы, акча кайдан алырлар, дигән сораулар бер генә ишетелмәде. Шулай да тәвәккәлләделәр.
Чиркәү 1812 елгы сугышта французлар белән сугышта җиңү уңаеннан, 1821 елда төзелә. Озак еллар халыкка хезмәт иткән дин йорты узган гасырның 20 нче елларында җимерелә башлый. Бөек Ватан сугышы елларында, гөмбәзе киселгәннән соң, ул авыл клубы буларак хезмәт иткән, соңрак склад вазифасын үтәгән.
2011 нче елның апрелендә монда төзекләндерү эшләре башлана. Йөзләрчә кеше – Шешминка һәм тирә-як авыллар халкы, читтә яшәүче якташлар төзелеш өчен үзләреннән өлеш чыгаралар. Шул елларда территорияне җыештыру, кирпеч һәм башка материаллар бушату буенча өмәләр дә дистәләрчә кеше катнашкан.
- Төзекләндерү эшләре башлаган вакытта мин күрше авылларда халыктан акча җыеп йөрдем, - ди бу эшне оештырып йөрүче Екатерина Зубова. – Менә шунда арабызда олы йөрәкле, игелекле кешеләр күп булуына тагын бер кат инандым. Кайберәүләр соңгы тиеннәрен бирделәр. Шунысы да сөендерә, әлеге изге эштә төрле милләт халыклары катнашты, православие динендәгеләр генә түгел, ә ислам динен тотучылар да ярдәм күрсәтте.
Храмны торгызуга миллионнарча сум акча тотылган, халыктан җыелган акчаның һәр тиене изге эшкә юнәлдерелгән.
Бүген инде биредә төзекләндерү эшләре төгәлләнгән дип тә була, вак-төяк җитешсезлекләрне генә бетерәсе калса да, бина искиткеч матур төс алган. Аның гөмбәзләре ерактан ук күренеп, тирә-юньне ямьләп тора. Чиркәүдә инде гыйбадәт кылалар, чукындыру йоласын үтәүчеләр булган. Дин йортына шешминкалылар гына түгел, күрше авыллардан да киләләр икән.
- Без храмны торгызуга өлеш керткән һәр кешегә рәхмәтебезне җиткерәбез, - ди чиркәү-приход советы әгъзасы Антонина Небылицына. –Бу эштә меңләгән кеше катнашты, барысын да атап бетерү мөмкин түгел. Шулай да без ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдиновка аеруча рәхмәтле. Авылдашыбыз, Әлмәттә гомер итүче Александр Супонинский да нык булышты. Шулай ук Лагеркадан оста Андрей Моляков турында да әйтми мөмкин түгел, безнең чиркәүне аның да иҗат җимешләре бизәп тора.
Форсаттан файдаланып, Антонина Ивановна авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдиновны да мактап телгә алды, “Игътибар белән тыңлый, гел ярдәм итә”, - диде.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев