27 июнь 2019 яңалыклары
-
Эссе сукса, нишләргә?
Җәйге челлә вакытында баш авырту, хәл бетү, хәтта эссе сугу очраклары да еш күзәтелә. Мондый чакта, гадәттә, якында булган кешеләр дә югалып калырга мөмкин. Аеруча балаларның йомшак тәнен кояш тиз көйдереп ала. Бала организмы кызу температурага тизрәк бирешә. Кояш нурларыннан, эссе кагудан, пешү җәрәхәтләреннән ничек сакланырга, беренче ярдәмне ничек күрсәтергә кирәклеген дә һәркем белеп бетерми.
-
Үлән төнәтмәләре эчерә торгач, сабый үлгән...
Табиб, баланы карагач, куркырлык бернинди хәл дә юк, температурасын төшереп торыгыз, үлән төнәтмәләре эчерегез, дип киңәш биреп китә. Тик сабыйның хәле яхшырмый.
-
Шешминкадагы чиркәү өр-яңа кебек
Шешминка авылындагы Дмитрий Солунский исемендәге храмында 10 елга якын барган төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә, тиздән аны тантаналы төстә ачарга ниятлиләр.
-
2021 елга Татарстанда 3 мең социаль объект югары тизлекле Интернетка тоташачак
“Россия Федерациясенең цифрлы икътисады” илкүләм программасы цифрлы технологияләрне үстерүне, цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләүне максат итеп куя.
-
«Бердәм Россия» Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеген тәкъдим итте
Республика парламентына сайлаулар 2019 елның 8 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә узачак.
-
Чирмешәндә Эльмира Зарипова йорт-интернатта булды, гражданнарны кабул итте
Районыбызга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килеп китте. Аның бездә өченче тапкыр булуы.
-
Чирмешәндәге яңа питомникта зәңгәр чыршылар үстермәкчеләр
Район үзәге янындагы Имәнлектә орлыктан агач үсентеләре, киләчәктә хәтта зәңгәр чыршыларга кадәр үстермәкчеләр. Биредә төзелгән яңа 5 гектарлы питомникта быел чәчелгәннәр яшел шытымнар җибәргән инде.
-
Бөгелмә "Ефәк юлы" Халыкара ралли-марафонында катнашучыларны кабул итә
27 июньдә шәһәр халкын һәм бәйрәм кунакларын Техника йорты янындагы мәйданда гаять зур һәм кызыклы шоу-программа көтә.
-
Чирмешән районында авыл хуҗалыгы предприятиеләренә яфраказыкны оешмалар әзерләп бирәчәк
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында әлегә 2413 тонна (план – 5170) печән әзерләнгән. Сенаж салучылар берничә генә.