Җомганы дөрес үткәрик
Дин һәм тормыш

Җомганы дөрес үткәрик

Җомга – иң мөбарәк, олуг көн ул. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Җомга – кояш күтәрелгән көннәрнең иң хәерлесе”, – дип әйткән (имам Мөслим). Җомганың үз әдәпләре бар, бу көнне нәрсә эшләргә кирәк һәм ярамый?

Җомга көнне иртән торып госел коену, чәчне һәм тырнакларны кисү (сакалны төзәтү), чиста кием кию – күркәм гамәлләрдән.

Җомгага каршы төндә һәм җомга көндез «Әл-Кәһф» сүрәсен укыйлар, шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават әйтәләр.

Бу көнне сәдака өләшү, якыннарыңны куандыру, үзең өчен һәм кунакларга тәмле ризыклар пешерү, туганнарыңның, әти-әниеңнең, авыруларның хәлен белү, каберләрне зиярәт кылу да хуплана.

Хәдистә болай диелгән: “Җомга – иң изге көн. Бу көнне салаватны мөмкин кадәр күбрәк әйтегез һәм ул миңа килеп ирешәчәк”.

Ярамый:
Җомга намазына чакырып азан яңгыраганнан соң һәм гыйбадәт беткәнчегә кадәр, сәүдә һәм башка эшләр белән шөгыльләнү тыела.

Мәчеткә соңга калып килү хупланмый.

чыганак


Нет комментариев