Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мөшбикә мәчетендә никахлашу һәм бала исеме кушу чаралары уза

Чирмешәннең Мөшбикә мәчете манарасыннан биш вакыт намазга чакырып азан яңгырый. Намазларга 10-12 кеше килсә, җомга көнне 25-30 кеше җыела.

Дин йортында никах мәҗлесләре уза, бәби исемнәре куштырырга да киләләр. 2023 елның 23 декабрендә Түбән Чегодай егете Рәмис Дәүләтшин белән Югары Кәминкә кызы Гүзәл Сәрвәрованың никахлары шушы Мөшбикә мәчетендә узган.

- Яшьләр никахлашуны күркәм дин йортында уздыруны кулай күрә. Җәй айларына заказ бирүчеләр дә бар, - ди мәчет имамы вазифаларын башкаручы Наил Гафиев. – Мондый шатлыклы чараларны бик теләп оештырабыз.

Кыш карлы булса да, мәчеткә юл өзелми, мәрхәмәтле якташларыбыз тракторлар белән чистарталар, керү юлларын намазга килгән ир-атлар бергәләп көри. Мәчет сәдака акчаларына яши, коммуналь түләүләр буенча бурычлары юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев